Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

"Уйлый күңелем төрлесен"

Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәнең зур залында  "Кунакчыл Түбән Кама" проекты кысаларында #Тукайфест айлыгында күренекле шагыйрә, Саҗидә Сөләйманова, Абдулла Алиш премияләре лауреаты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе
Эльмира Шарифуллина
белән  очрашу узды.

Тирән эчтәлекле, бер тында узган очрашуда милли җанлы шагыйрәнең берсеннән-берсе матур шигырьләре, бүген дә популярлыгын җуймаган, яратып җырланучы көйләре яңгырады, истәлекләр яңартылды, тормыш юлына күзәтү ясалды.

Чарада катнашкан мөгаллимәләр, тәрбиячеләр, татар телендә эшләүче китапханәчеләр чарадан бик тәэсирләнеп, тирән кичерешләр белән таралыштылар.