" Мин бу җиргә килгәнемнән бирле гел матурлык кына эзләдем"
Быелгы апрель үзенең шигърият ае булуын чын-чынлап аклады. Әле узган атнада гына яраткан шагыйрәбез Эльмира Шәрифуллина белән булган очрашудан туган хис-кичерешләр төсен җуярга да өлгермәде, Түбән Кама шәһәре китапханәләр берләшмәсе китап укучылар өчен тагын бер бүләк ясады - Г. Тукай исемендәге үзәк китапханәдә шагыйрә, язучы, журналист Ильсияр Иксанова катнашында бик матур, җылы кичә узды. Чара #Тукайфест проекты кысаларында оештырылды.
Очрашуга килүчеләр шагыйрә белән якыннан танышты, аның белән бергә тормыш сәхифәләрен барлады, шигырьләрен тыңлап хозурланды, аңа үзләрен кызыксындырган сорауларны бирде. Ә "Илһам" эстрада ансамбле җырчылары чыгышы чараның матур бизәгенә әйләнде