Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

"Чын күңелдән сөйләшүгә чакырабыз"

Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә ТР ның мәртәбәле Г.Тукай Дәүләт, А.Алиш, Г. Исхакый, А.Грибоедов әдәби премияләре лауреаты,  танылган җәмәгать эшлеклесе, язучы, шагыйрь, публицист Факил Сафин белән "Чын күңелдән сөйләшүгә чакырабыз" дигән очрашу узды.

Чарага аның иҗатына багышланган күргәзмә эшләнде. Әдип  китап укучыларның телебез, әдәбиятыбыз, милләтебезнең бүгенге халәте турында күп санлы сорауларына җавап бирде, җанлы әңгәмә корды.

Тормыш юлындагы кызыклы һәм гыйбрәтле вакыйгаларга тукталып, бүгенге көннең катлаулы проблемаларын җиңеп яшәү, кул салындырмау, яхшыга өметләнеп яшәү, иҗат итү хакында сөйләде, киңәшләрен бирде.

Чара бер тында узды, тамашачы күп сорауларына җавабын тапты.

Соңыннан күмәкләп истәлеккә фотога төшү оештырылды.

Чара #ТукайФест атналыгында, #КунакчылТүбәнКама проекты кысаларында узды.