"Кулыңнан гөлләр тама"
Бүген китапханәбездә "Кулыңнан гөлләр тама" проекты кысаларында медицина көллиятендә белем алучы студент кызларга түбәтәй формасында калфак тегү буенча осталык дәресе үтте.
Алдагы очрашуда кызлар белән калфакның тышкы өлешен бәрхет материал белән каплап тектек һәм милли бизәк төшергән идек.
Бу дәрестә бәрхеткә төшергән бизәкне поеткалар, төрле ташлар белән матурладык, кырыйларын сәйләннәр белән бизәдек.