Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

"Мөкатдәс, гали зат ул - театр"

27 март Халыкара театр көне буларак билгеләп үтелә. Татарстанда 20дән артык театр бар. Алар татар һәм рус телләрендә эшли. Иң зурысы, әлбәттә, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры. Гаҗәеп бай тарихлы театр ул. Ә аның артистларын республикада гына түгел, Россиянең төрле почмакларында яхшы беләләр. Камал театры дигәч, беренче чиратта, мөгаен, күпләрнең күз алдына Ринат Таҗетдин, үлемсез Әҗәлне уйнаган Равил Шәрәфиев, Нәҗибә Ихсанова, Әзһәр Шакиров һ.б. күп кенә щепкинчылар килеп басадыр. Аларның күбесе турында китаплар нәшер ителгән. Әлеге басмалар китапханәбез фондында да саклана. Аларны Халыкара театр көненә багышланган китап күргәзмәсендә дә күрергә мөмкин булды. Данлыклы Әлмәт театры тарихы белән дә таныша алды укучыларыбыз. Казан авыл хуҗалыгы академиясе студентларының үз театры барлыгын да яхшы беләсездер. Җитәкчесе Роберт Галиев исеме дә һәркемгә яхшы таныш. Моннан берничә ел элек Роберт абый театр эшчәнлеген чагылдырган китап нәшер иткән иде. Әлеге басма да китапханәбезгә килүчеләрдә зур кызыксыну уятты.