"Энҗе калфак"
Бүгенге көнебез бик матур чарадан башланды: медицина көллиятенең 3 курс студентлары белән калфак тегү буенча осталык дәресенә җыелдык. "Бу очрашуны түземсезләнеп көттек. Калфак хатын-кызның тышкы матурлыгын гына ачып калмыйча, аның күңел сафлыгын да чагылдыра", - ди укытучылары Ләйлә Йосыпова. Китапханәче апалары татар халкының милли киемнәре турында китаплар белән дә таныштырды үзләрен. Кызлар түбәтәй формасында калфакның өлгеләрен ясады, шулар буенча аның детальләрен кисте, фетрдан эчлек өлешен текте.