"Бай мираслы әдип"
XX гасыр татар әдәбиятының күренекле вәкиле, шагыйрь, прозаик, драматург, әдәбият тәнкыйтьчесе һәм публицист Әхмәт Фәйзинең тууына 120 ел тулды. Сугышка кадәрге чорда ук үзен матур әдәбиятның төрле жанрларында актив эшләүче күпкырлы талант иясе итеп таныта. Аның шул еллардагы иҗат уңышлары, беренче чиратта, поэзия жанры белән бәйле. Язучы шулай ук күп кенә сатирик хикәяләр авторы буларак та заманында киң популярлык казана. Драматург буларак иҗатының башлангыч чорында Әхмәт Фәйзи, нигездә, кече күләмле, көн кадагына суккан, агитацион характердагы пьесалар язу белән мавыга. Әдип Тукай образын, иҗатын пропагандалауга һәм өйрәнүгә гаять зур өлеш кертте. Ул үзенең «Тукай» драмасында һәм «Тукай» романында халык шагыйренең җанлы образын бик оста итеп гәүдәләндерә. Гомеренең соңгы елларында да «Тукай» романы өстендә эшли. Ике китап итеп уйланылган бу әсәрне әдип 1947 елны яза башлый һәм 1950 елда тәмамлый. Китапның икенче кисәге язылмыйча кала. Әлеге әсәрне укучыларыбыз китапханәбездә язучының 120 еллыгы уңаеннан оештырылган китап күргәзмәсендә дә таба алды. Чордашларының әдип турында истәлек-хатирәләре белән танышты.