Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

Илнур Сибгатуллинны искә алу

Кол Гали исемендәге милли китапханәдә шәһәребездә туып- үсеп, каһарманлык үрнәге күрсәтеп, Ватан алдындагы бурычын намус белән үтәп, махсус хәрби операциядә һәлак булган Илнур Сибгатуллинны искә алу чарасы -  батырлык дәресе узды.

Каһарманның әнисе Елизавета Ивановна, беренче укытучысы Гөлчәчәк ханым, 2нче гимназиядә укыгандагы сыйныф җитәкчесе Лидия ханым, сыйныфташлары, кадет мәктәбе курсантлары, политехник колледж студентлары, китапханәчеләр катнашында узган чара бик тәэсирле һәм үтемле булды.

Бигрәк тә чарада катнашкан яшь буын өчен зур тормыш дәресе булды бу чара.