Шәҗәрә төзү буенча осталык дәресе
Республикабызның Архив идарәсе шәҗәрәләргә багышлап зур конкурс оештыра. Халык яшәсен өчен дүрт әйбер сакланырга тиеш: дин, җан, нәсел һәм мал. Җан һәм нәсел дигәне шәҗәрәләр белән бәйле. Шул уңайдан китапханәбездә шәҗәрәләр төзү остасы, укучыбыз Мансур ага Ганиев ярдәме белән әлеге бәйгегә ярдәм йөзеннән шәҗәрә төзү буенча осталык дәресе оештырдык. Әлеге бик тә урынлы чарага Зәй районыннан килгән Әхмәтҗановлар гаиләсенә практик ярдәм күрсәттек. Әдәбият белән ярдәм иттек.