"Яктырта безнең тарихны нуры сүнмәс шәхесләр..."
Агымдагы елда шагыйрь, язучы, күренекле җәмәгать эшлеклесе Разил Вәлиевкә 75 яшь тулды. Әдипнең иҗатын пропагандалау максаты белән 2022 ел Түбән Кама китапханәләр берләшмәсендә Разил Вәлиев елы дип игълан ителде. Аның кысаларында ел дәвамында төрле чаралар оештырылды. Шуларның иң колачлысы, мөгаен, 22 октябрьдә булгандыр. Бу көнне шагыйрь туган ягына Казаннан бер төркем каләмдәш дуслары белән кайтты. Ташлык мәдәният йортында узган кичәдә әдипнең авылдашлары да катнашты. Чараның сценарий авторы - Кол Гали исемендәге милли китапханә мөдире Гүзәлия Гыйбадуллина. Кичәне дә ул үзе алып барды. Сәхнәдән шагыйрьнең шигырьләре укылды, аның сүзләренә язылган җырлар яңгырады, матур теләкләр әйтелде, истәлек-хатирәләр яңарды. "Туган авылыма мин һәрвакыт канатланып кайтам. Минем өчен дөньяның үзәге ул. Бу юлы да, хатыным, син бүген Түбән Камага барасыңмы, дип сорагач, юк, мин Түбән Камага кайтам", - дип җавап бирдем", - диде әдип. Ташлыктан соң кунаклар "Адымнар" күптелле белем бирү комплексына юл алды.