"Яңа китап белән селфи"
Селфины кайда һәм кем белән генә ясап булмый! Ә сезнең яңа китап белән истәлеккә фотога төшкәнегез бармы? Түбәнкамалыларны яңа китаплар белән таныштыру максатыннан китапханәче кызларыбыз Г. Тукай исемендәге ял һәм уку паркында "Яңа китап белән селфи" акциясен үткәрде. Яңа басмалар паркта ял итүчеләрнең күңеленә шулкадәр хуш килде ки, кайберләре китапханәгә килеп, язылып, алып та киттеләр әле үзләрен. "Көзге моңсу көннәребезгә әнә шулай яктылык, җылы өстәлер", - ди алар.