"Алмалы китап"
Хәзерге тормышта нинди генә исем белән аталган көн юктыр. Халыкара әһәмиятле даталар белән бәйләнгәннәре дә артканнан -арта бара . Ботка көне, кәнфит көне, кофе көне, елмаю көне һәм менәалма көне. 21 октябрь "Алма көне " буларак билгеле. Бу дата табигатьнең иң мул чорында, алма өлгергәндә үткәрелүе белән бәйле.
Алма яратмаучылар бармы икән ул? Юкка гына язучыларыбыз "Алма" исеме белән аталган китаплар чыгармыйлардыр. Безнең төбәк шагыйрьләребез Имаев Р. "Алма балланган вакыт", Хәким З. "Сентябрь алмалары", Вәлиева Р. "Алмагачның биш алмасы"; язучы Хәсәнов Ә.нең "Әнис алмалар" һ.б. Габдулла Тукай исемендәге уку һәм ял паркында укучыларыбызга "Алмалы китап" күргәзмә-дегустация һәм викторина үткәрдек.