Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

"Минем кадерлеләрем" дип исемләнгән рәсем конкурсы

Кол Гали исемендәге милли китапханәдә өлкәннәр көненә багышланган «Минем кадерлеләрем» дип исемләнгән рәсем конкурсы игълан ителде.

❗ ❗ ❗ КОНКУРС ШАРТЛАРЫ ❗ ❗ ❗
1. Эшләр 2022 елның 30 сентябренә кадәр кабул ителә.
2. Эшләр теләсә нинди техникада А4 форматындагы кәгаздә башкарылырга мөмкин.
3. Бер кешедән бер эш кабул ителә.
4. Эшнең кире ягында катнашучының фамилиясен, яшен, телефон номерын, электрон почта адресын язуыгызны сорыйбыз.
5. Әгәр дә ул балалар эше булса, ул олылар ярдәменнән башка мөстәкыйль эшләнергә тиеш.
6. Эш рамкага куеп бирелергә тиеш.
7. Конкурста катнашу - бушлай.

Конкурс нәтиҗәләре 2022 елның 3 октябрендә игълан ителәчәк.

Җиңүчеләрне диплом һәм бүләкләр көтә, калган катнашучыларга сертификатлар электрон почта аша җибәреләчәк.