Айдар Хәмзиннең өр-яңа "Ташлык. 1920-2021 еллар" китабы
Дуслар, шатлыклы хәбәребез белән уртаклашырга ашыгабыз: фондыбыз яңа китап белән тулыланды! 📗
Китапханәбезнең якын дусты, тугры укучысы Айдар абый Хәмзинның әле күптән түгел генә дөнья күргән "Ташлык. 1920-2021 еллар" китабы ул. Яңа басмасын Айдар абый бүген китапханәбезгә үзе тапшырып китте.
Айдар Хәмзинның кем булуын язып торуның кирәге дә юктыр. Шәһәрдәшләребез һәм районыбыз халкы аны һәвәскәр тарихчы, китаплар авторы буларак яхшы белә. Аның кебек туган ягын, авылдашларын өзелеп сөюче, ихтирам итүче, гомере буе аларга тугры калган кешеләр бик сирәктер ул. Туган авылы - Ташлыкка багышлап инде менә икенче китабын чыгаруы да шушы якты, кадерле хисләрнең чагылышы булып тора бит. Икенче китап, дип әйтүе генә җиңел. Бу зур һәм саваплы эшнең нигезендә күпме көч һәм сабырлык ятуын ул үзе генә беләдер! Авылның бер гасырлык тарихын туплап, укучыга түкми-чәчми җиткерү өчен, авторга көннәр буе архивларда казынырга туры килгән. Әтисе - Наил абыйның 1955-2004 елларда алып барган көндәлекләренә дә таяна ул. Авылдашларының истәлек-хатирәләрен дә нигез итеп ала.
Яңа басма һәркемгә кызыклы һәм файдалы булыр, дип өметләнәбез һәм китапханәбездә көтеп калабыз.