Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

"Бу дөньяда караңгыдан якты күбрәк..." дип исемләнгән китап күргәзмәсе

Исән булса, август аенда шагыйрь Наис Гамбәргә 75 яшь тулган булыр иде. Шул уңайдан китапханәбездә китап күргәзмәсе эшли башлады.
Мөслим районы Бүләк авылында туып үскән егетне әдәбиятка, туган теленә булган мәхәббәте Казан дәүләт университетына алып килә. Аны тәмамлагач, яшь белгечнең матбугат өлкәсендә дәвамлы һәм бәрәкәтле хезмәт юлы башлана: Татарстан китап нәшриятында, күп еллар "Казан утлары" журналы редакциясендә эшли. Күренекле шәхесләр турында язган очерк-нәсерләре, иҗат портретлары, әңгәмә-уйланулары татар журналистикасының алтын фондын тәшкил итә.
Татар укучысына Наис Гамбәр фәлсәфи шигырьләр авторы буларак та яхшы таныш.