Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

Татарстан Республикасы көне

Татарстан Республикасы көне уңаеннан Кол Гали исемендәге милли китапханә хезмәткәрләре шәһәрдәшләребез өчен "Лалә чәчәге" "Ромашка" брелоклары ясау буенча осталык дәресләре үткәрделәр. Шулай ук түбәнкамалылар "Тарих. Вакыйгалар. Шәхесләр" дип исемләнгән викторина сорауларына җаваплар эзләделәр. Бәйрәм чаралары һәркемнең күңеленә хуш килде.