"Безнең ишегалды" проекты
30 август - Татарстан Республикасы һәм Шәһәр көннәрендә Түбән Камада берьюлы берничә ишегалдын тантаналы рәвештә ачтылар. "Безнең ишегалды" проектында катнашып, капиталь төзекләндерелгән ишегаллары алар.
36нчы микрорайонда оештырылган чарадан Кол Гали исемендәге милли китапханә хезмәткәрләре дә читтә калмады.
Бәйрәм булгач, сәүдәсе дә, җыр-биюләр, котлау сүзләре дә мулдан булды. Бала-чага спорт ярышлары, кызыклы уен-бәйгеләрдә катнашып, җитезлекләрен, осталыкларын күрсәткән арада, әти-әниләре, әби-бабайлары китап күргәзмәсе белән танышты. Китапханәче кызларыбыз әзерләгән викторинада катнашып, истәлекле бүләкләр дә оттылар әле. Ә биремнәр шәһәребезнең үткәне һәм бүгенгесе турында иде. Китап күргәзмәбезне бәйрәм кунагы - Түбән Кама районы
Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Роман Булатов та кызыксынып карады, викторина сорауларына җавап эзләргә дә вакытын кызганмады.