Китап укучылар отряды
Китап укучыларның үз отряды барлыгын белә идегезме икән? Моннан берничә ел элек Түбән Кама шәһәре китапханәләр берләшмәсе тарафыннан гамәлгә ашырылган проект кыска вакыт эчендә кечкенә укучыларның мәхәббәтен яулады. Быел да түземсезләнеп көткәннәр. "Китапханәче апалар белән уздырган һәр көнебез шатлык китерә. Җәйге каникулыбызны кызыклы да, файдалы да уздырабыз", - ди алар.
8 июльдә Кол Гали исемендәге милли китапханәдә эшләүче апалары белән дә вакытларын истә калырлык итеп үткәрделәр.
Өч сәгать күз ачып йомган ара сыман үтте дә китте. Ниләр генә эшләмәде балалар: китаплар белән дә таныштылар, рәсем дә ясадылар, саф һавада җитезлектә, тапкырлыкта көч сынаштылар, осталык дәресе дә күңелләренә хуш килде, квест-уенда катнашып, Салават күперенә югалган төсләрне табарга да булыштылар әле. Ахырда һәркемне татлы бүләкләр көтте.