Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

Россиядә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне

8 июльдә Россиядә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен билгеләп үттеләр. Шул уңайдан Түбән Каманың "Гаилә" ял паркында да чаралар гөрләде. Алардан Кол Гали исемендәге милли китапханә хезмәткәрләре дә читтә калмады. Балаларны аквагрим ясап та сөендерделәр, салфетка кую өчен ромашка ясарга да өйрәттеләр.