Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

Рәфкать Муллинның 70 еллыгына "Укытучы. Милләтпәрвәр. Шагыйрь" дип исемләнгән күргәзмә

"Мөселман кеше белемгә өйрәнеп, белгәнен дин кардәшләренә өйрәтсә, шул сәдака иң яхшысы булыр ", - диелгән хәдисләрдә. Саваплы эш сайлаган Рәфкать Муллин мәгарифне, ә, бәлки, мәгариф аны үзе эзләп тапкандыр. Ул заманында Түбән Кама районының Түбән Уратма мәктәбендә - укытучы, укыту эшләре буенча мөдир, Каенлы мәктәбендә директор булып эшли, соңрак районның мәгариф бүлеге мөдире, район башкарма комитеты рәисе урынбасары хезмәтләрен башкара. Татарстан Мәгариф министрлыгында хезмәт куя, байтак еллар Яр Чаллыда М.Вахитов исемендәге 2нче гимназиядә директор вазифаларын башкара. Түбән Кама педагогия училищесы директоры булып эшләгән елларда үзе җитәкләгән уку йортын үстерүгә күп көч куя. Кайда кем булып эшләмәсен, Рәфкать Нурулла улы үзеннән соң якты эз калдыра, чөнки хезмәтенә ул бар күңелен сала, "милләтем" дип янып яши. Юкка гына аның турында шагыйрь Разил Вәлиев болай дип язмаган: "Рәфкать Муллин турында уйласам, ул һәрвакыт минем күз алдына елмаеп, караңгы дөньяларга нур сибеп килеп баса. Аның кулында һәрчак курай, ә күңелендә халык уе, милләт гаме булыр".

Китап сөюче дусларыбыз!
Кол Гали исемендәге милли китапханәдә Рәфкать Муллинның 70 еллыгына "Укытучы. Милләтпәрвәр. Шагыйрь" дип исемләнгән күргәзмә эшләп килә. Сезне дә күренекле якташыбызның иҗаты, тормыш юлы белән танышырга чакырабыз! Килегез! Укыгыз!
#РәфкатьМуллин