Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

Кызыклы мәгълүмат сәгате "Кош канатлары түгел иңемдә..."

Кол Гали исемендәге милли китапханәдә "Кош канатлары түгел иңемдә..." дип исемләнгән кызыклы мәгълүмат сәгате узды.

Мәгубә Сыртланова - гвардия өлкән лейтенанты, Бөек Ватан сугышында шәхсән үзе 782 очыш ясаган очучы, Татарстанда бердәнбер хатын-кыз Советлар Союзы герое.

1944 нче елның апрель аенда Мәгубә Гусейновнаның хәрби очышы турында "Фронтовая правда" газетасында да язып чыгалар.
"Гвардия лейтенанты Сыртланова төнлә үзенең ПО-2сендә Севастопольдәге дошман аэродромын бомбага тотарга китә. Тиешле урынга җитәргә берничә минут кына очасы калганда, фашист прожекторлары аның самолетын күреп ала һәм ут ача....
Хәрби бурыч үтәлгәч, Сыртланова прожектор нурларыннан чыгарга омтыла, тик файдасыз. Шул чакта ул ялган маневр ясарга уйлый. Самолет янтаеп, җиргә таба омтыла. Дошман, самолет бәреп төшерелде дип уйлап, утын сүндерә. Җиргә төшеп җиттем дигәндә, тулы газ биреп, кыю очучы самолетын күтәрә һәм үз аэродромына юнәлә. Мотор көчкә эшли. Очучы аэродромга барып җитеп булмаячагын аңлап ала. Нишләргә? Әсирлеккә төшәргәме? Юк, парторг беркайчан да моны эшләмәячәк. Ул самолетын диңгез ягына бора. Инде яр күренә башлаганда, мотор сүнә. Самолет уңышлы утыра. Аның тәгәрмәчләре җирдә була, ә койрык өлеше суга тиеп тора. Парторг Сыртланованың тимердәй нык ихтыяры, кыюлыгы һәм батырлыгы үлемнән көчлерәк булып чыга"
Мәгубә Сыртланованың 125 еллык юбилеена Кол Гали исемендәге милли китапханәдә "Кош канатлары түгел иңемдә" дип исемләнгән күргәзмә эшләп килә.
Ватанпәрвәр ханымның данлы тормыш юлы, батырлыклары белән танышырга китапханәгә рәхим итегез!!!