Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

Ульян өлкәсендә XXII федераль Сабан туе

17-18 июньдә Ульян өлкәсендә XXII федераль Сабан туе гөрләде. Әлеге зур чарада беренче тапкыр Түбән Кама китапханәчеләре дә катнашты.
Әдәби мәйданчыгыбыз Сабан туеның матур бизәгенә әйләнде. Аны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белән бер төркем дәрәҗәле кунаклар да карап китте.
Олысы да, кечесе дә милли уеннарда катнашып,  җитезлекләрен, тапкырлыкларын сынап карады. Китап ярминкәсе гөрләп эшләде. "Татар халкының кунакчыллыгы" фотозонасы кыска вакыт эчендә халык мәхәббәтен яулады. Ислам кабул итүгә 1100 ел тулуга, "Нижнекамскнефтехим" оешмасының беренче продукция алуына 55 еллыгына,  Н.Зеленовның 90 еллыгына, Түбән Камага, Татарстанга багышланган китап күргәзмәләреннән дә кеше өзелмәде.