"Ул беренче булды!"
20 гыйнварда беренче Президентыбыз, республиканың дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиевкә 85 яшь тулды. Шул уңайдан китапханәбездә "Ул беренче иде!" дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшли башлады. Укучыларыбыз олы шәхесебезнең тормышы һәм хезмәт юлына багышланган китаплар белән таныша алды. Минтимер Шәймиевнең хатыны Сәкинә Шәймиеваның "Миңтимернең хәләл җефете" китабы да зур кызыксыну уятты.