"Телебез җәүһәрләре"
"Телебез җәүһәрләре" проекты кысаларында инстадаш дусларыбызны "аяклы тарих" канатлы сүзенең барлыкка килү тарихы һәм кулланылу үзенчәлекләре белән таныштырдык. Әлеге гыйбарә турында китапханәбезгә килүчеләргә дә сөйләдек. "Аяклы энциклопедия" дигәнен ишеткәнебез бар, ә менә "аяклы тарих"ы сирәгрәк кулланыла бугай хәзер", - ди укучыларыбыз. Ничек кенә булмасын, тарихны барлап торучы, аны яшь буынга тапшыручы, үзләре туып үскән авыл-шәһәрнең үткәне, аның җирле халкы белән бәйле вакыйгаларны хәтер сандыгында кадерләп саклаучы ак әбиләре, аксакаллары бар һәр төбәкнең. "Аяклы тарих" дип нәкъ менә шундыйларны атыйлар да инде.