Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

"Керим әле урманнарга"

"Бер җыр тарихы" проекты кысаларында "Керим әле урманнарга" җыры тарихы белән таныштырдык. Аның турында безгә җырның сүзләре авторы, шагыйрь, тәрҗемәче, тарихчы Гарифҗан Мөхәммәтшин телефоннан сөйләде. 80нче еллар башында әлеге шигырьне язучы Габдрахман Минский композитор Рөстәм Яхинга күрсәтә. Шигырь Рөстәм аганың күңеленә хуш килә һәм ул аңа көй яза. Яңа гына табадан төшкән музыкаль әсәрне беренче булып татар халкының мәшһүр җырчысы Хәйдәр Бигичев башкара.