«Кеше китә – җыры кала»
Кол Гали исемендәге милли китапханәдә «Кеше китә – җыры кала» дип исемләнгән түгәрәк өстәл артында СССР, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрь Рәшит Гәрәйне искә алдылар.
Шагыйрь гомеренең соңгы елларын Түбән Камада яши. Укучылар, каләмдәшләре күңелендә җылы хатирәләр генә калдыра. Аңа хөрмәт йөзеннән – узган 2021 нче ел Түбән Каманың китапханәләр системасында “Рәшит Гәрәй” елы, дип игълан ителгән була.
Бай эчтәлекле чаралар арасында Рәшит Гәрәй иҗатына багышланган, күп кенә күренекле шәхесләр, уку йорты галимнәре катнашында узган фәнни-гамәли конференция иң мөһимнәреннән булгандыр.
Һәм менә, ниһаять, андагы чыгышларны яктырткан "Бай әдәби иҗат - мәңгелек мирас" дип исемләнгән җыентык дөнья күрде. Берләшмәдә узган чараларны анализлап - йомгаклап "Кеше китә - җыры кала" дип исемләнгән түгәрәк өстәл утырышы узды.
Утырышта язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе Факил Сафин, Бөтендөнья Татар конгрессының Президиум әгъзасы журналист Виктор Шадрин, махсус урта белем бирү уку йортлары укытучылары, китапханәчеләр катнаштылар.
Түгәрәк өстәл утырышында ел дәвамында чаралар оештыручыларга Татарстан Язучылар берлегенең Рәхмәт хатлары, катнашучыларга Түбән Кама ҮКС дирекциясенең Рәхмәт хатлары, Рәшит Гәрәй иҗатына багышланган җыентык тапшырылды.
Түгәрәк өстәл искиткеч җылы, эчтәлекле, истә калырлык булып узды.