Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

"Шигырь барда - син исән бит!"

Китапханәнең абонемент бүлегендә Саҗидә Сөләйманованың 95 еллыгына "Шигырь барда - син исән бит!" дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшли.
Саҗидә Гадельша кызы Сөләйманова 1926 елның 3 октябрендә Башкортстан АССРы Яңавыл район үзәгендә туа. 1944 елда Тәтешле урта мәктәбен тәмамлагач, ике ел балалар укыта hәм Башкорт педагогия институтына укырга керә. Укытучы hөнәре алганнан соң, Башкортстанның Әбҗәлил районында, Татарстаның Минзәлә шәhәрендә балалар укыта. 1955 елны Әлмәт шәhәренә күчеп килә, анда укытучы, лектор, шәhәр радиоүзәге редакторы булып эшли.
1963 елда СССР Язучылар берлегенә кабул ителә hәм 1973 елдан профессиональ язучылык эше белән шөгыльләнә.
Шагыйрә 1980 елның 10 маенда Әлмәт шәhәрендә вафат була.
Саҗидә Сөләйманова иҗады татар поэзиясендә күренекле урын алып тора. Шагыйрә замандашларының лирик хисләрен тирән поэтик алымнар белән чагылдырган күп кенә поэмалар, шигырьләр, җырлар иҗат иттә.
Ул шулай ук балалар әдәбияты hәм проза өлкәсендә дә актив эшли.
Шагыйрәнең аерым шигырьләре рус, украин, үзбәк, азербайҗан hәм башка милли телләргә тәрҗемә ителгән.
 “Азат хатын” журналы редколлегиясе әгъзасы hәм Әлмәт әдәбият берләшмәсе җитәкчесе буларак, Саҗидә Сөләйманова яшь авторларны эзләп табу hәм тәрбияләүгә күп көч салган. Аңа 1980 елда Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре исеме бирелә.