"Сез әле безгә кирәк..."
Китапханәбездә шатлыклы , истәлекле вакыйга булды, өлкәннәр көне уңаеннан, без лаеклы ялдагы хезмәттәшләребез: Тәнзилә Суфияновна Гыйсматуллина, Рәсимә Бари кызы Гимазова, Әнисә Мөкатдис кызы Дәүләтшина белән китапханәбезнең яшь буыны тарафыннан әзерләнгән мул табын артында чын күңелдән сөйләшү оештырдык. Үткәндәге вакыйгаларны искә алдык, мәрхүм коллегаларыбызны яд иттек, аларга үзебезнең һәм китапханәләр администрациясенең истәлек бүләкләрен тапшырдык. Коллегаларыбыз бик канәгать булып, киләсе очрашулар насыйп булсын дигән теләктә таралыштылар.