Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

"Түбән Камам, гүзәл калам, Чулман дулкыннары сине җырга салган..."

Түбән Каманы ни өчен яшьлек каласы дип йөрткәннәрен беләсезме? Беренчедән, Татарстанның иң яшь шәһәре ул: 22 сентябрьдә аңа 55 ел тула. Икенчедән, шәһәрне илнең төрле почмакларыннан килгән комсомол егет-кызлар төзегән. Алар хөрмәтенә урамнарның берсенә "Яшьлек" дип исем дә бирәләр хәтта. Шушы ук урамда урнашкан тугыз катлы йортны яшьләрнең үзләренең ял көннәрендә төзүен күпләр белмидер дә әле. Аларның тырыш хезмәтенә, максатчанлыгына һәйкәл булып тора бүген бу бина.

Г. Тукай исемендәге уку һәм ял паркында оештырылган китап күргәзмәсен карарга килүчеләргә әнә шулар һәм шәһәребезнең үткәне, бүгенгесе турында башка күп кенә кызыклы әйберләр турында сөйләдек. Калабыз тарихы, аның күренекле кешеләренә багышланган китаплар белән беррәттән, шәһәребездә чыгып килә торган вакытлы матбугат белән дә таныштырдык үзләрен. Белемнәрен тикшереп карау өчен, викторина да үткәрдек.