"Шагыйрьләрен саклый алмасак та, шигырьләре үксез булмасын..."
30 октябрь көнне Г.Тукай ис.үзәк китапханәнең уку залында шәһәрдәшебез,күренекле шагыйрь Мөхәммәт Шәйхинең 2015 елда дөнья күргән "Якты чишмә" исемле шигырьләр-поэмалар җыентыгын тәкъдим итү кичәсе булып узды. Кичәгә Кол Гали исемендәге милли китапханә хезмәткәрләре тарафыннан эшләнгән "Талант.Шәхес.Язмыш" дип исемләнгән бай эчтәлекле китап күргәзмәсе оештырылды һәм үз янына аның талантына мөккибән шигырь сөючеләрне җыйды. Талантлы шагыйрьне хөрмәтләп, аның исемен яд итәргә зур кунаклар: Казаннан якташыбыз шагыйрь Разил Вәлиев,Чаллы каласыннан Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе язучы Факил Сафин,язучы Рәшит Бәшәр, "Мәйдан" басмасы баш редакторы Фидаил Мәҗитов,Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге җитәкчесе Рөстәм Ганиев, шул ук оешманың Президиум әгъзасы Фирдәвес Ханов, шәһәребез аксакаллары, укытучылар, китапханәчеләр,шигърият сөюче түбәнкамалылар җыйналган иде.Чыгыш ясаучылар Мөхәммәт Шәйхи иҗатын бик яратулары, хөрмәт итүләре, шигырьләренең һәр юлы олы мәгънәгә ия икәнлеген ассызыкладылар.