Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

Августфест

Кол Гали исемендәге милли китапханә хезмәткәрләре "Гаилә" паркында узган "Уен-фест" та катнашып, шәһәрдәшләребез өчен  күргәзмә-инсталляция һәм милли фотозона оештырдылар.Татар милли киеме, һөнәри үрнәкләр белән бергә, бүгенге көндә бик популяр булган матур әдәбият, журнал, балалар басмалары тәкъдим иттеләр.Татарның милли киемнәрен киеп фотога төшү олыларга да, балаларга да , бик ошады. Аларны милли китапханәгә чакырып визиткалар өләшенде...Күргәзмәгә килүчеләрне татар милли киеме кигән Ерак әби( Г. Гыйбадуллина) һәм татар гүзәле - Чибәркәй (Э.Гәйнемөхәммәтова) сәламләде, экспонатлар белән таныштырдылар,милли кием киеп фотога төшүчеләргә кием элементлары хакында мәгълүмат бирделәр, аларга киенергә булыштылар.