Яңа китап - яңа дус
Яңа китап - яңа дус, дип белми әйтмиләр. Ә дусларыннан кеше яхшылыкка өйрәнә, үрнәк ала. Шуның өчен, нәкъ җырдагыча, дусның менә дигәнен сайларга кирәк! Соңгы вакытта китап фондыбыз яңа басмалар белән тулыланды. Ниндиләре генә юк араларында: шигырь җыентыклары, повесть-романнар, сәхнә әсәрләре - һәркем күңеленә хуш килгәнен таба ала. Кечкенә укучыларыбыз өчен дә сөенчебез бар: киштәләрдә урын алган өр-яңа китаплар күптән зарыгып көтә үзләрен. Яңа китаплар, газета-журналларның "табадан төшкән" саннары белән Аттракционнар паркына ял итәргә килүчеләрне дә таныштырдык әле. Тик кеше сөйләгәнне тыңлау кулыңа китап тотып укуны алыштыра ала димени?! Шәһәрдәшләребез үзләре дә: "Яңа китап исе балачакка алып кайта, күңелдә якты хатирәләр уята", - ди бит әнә.