Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

Замана афәте

26 июнь Халыкара наркотикларга каршы көрәш көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан китапханәбез хезмәткәрләре 1нче мәктәпнең 6 сыйныйф укучылары өчен сәламәт яшәү рәвеше алып баруның әһәмияте турында сөйләде. Дөрес туклану, көн режимын саклау, шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәү, саф һавада йөрү, спорт белән шөгыльләнү, начар гадәтләрдән тыелу - сәламәт булып, озын-озак яшәү сере әнә шул. Баксаң, укучылар бу шартларның барысын да җиренә җиткереп үтәргә тырыша икән: спорт секцияләренә йөриләр, бию белән шөгыльләнәләр, табигать кочагында ял итәргә яраталар. Җир шарында иң сәламәт кешеләр Япониянең Окинава утравында яши, аларның һәркайсының яше 100дән артып китә, дип белемнәре белән гаҗәпләндереп тә алдылар әле. Сәламәт яшәү рәвешенә багышланган китап күргәзмәсе дә зур кызыксыну уятты үзләрендә. "Саулык - зур байлык ул. Шуңа күрә аны кадерләп, саклап торырга кирәк. Ә озак яшәүнең тагын бер сере бар: күбрәк елмаегыз", - ди кызлар.