Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

"Бернигә дә карамый, бездә бүген Сабантуй!"

Июнь ае - сабантуйлар чоры. Ә бездә халкыбызның әлеге бәйрәме шәһәр-авылларныкыннан бераз алдарак уздырыла башлый. Кечкенә укучыларыбыз өчен сабантуйлар үткәрү китапханәбез тормышында күркәм гадәткә әйләнде. Бу юлы чарага 8нче мәктәпнең 1-4 сыйныфы укучылары килде. Г. Тукай исемендәге уку һәм ял паркында оештырылды ул. Балалар милли бәйрәмнең барлыкка килү тарихы, сабан туена багышланган китаплар белән танышты. Нинди бәйрәм уен-бәйгеләрсез узсын! Малайлар һәм кызлар капчык киеп йөгерде, кашыкка йомырка салып узышты, күз бәйләп чүлмәк ватты, ат чабышларында ярышты.