"Кулыңнан гөлләр тама" проекты
"Кулыңнан гөлләр тама" проектының чираттагы осталык дәресе индивидуаль рәвештә үткәрелде. Бүгенге дәресебездә татар хатын-кызларының изү (күкрәкчә) дип аталган бизәнү әйберенә тукталып, китаплардан төрле бизәлешле изүләр күрсәтелде, аның турында белешмә бирелде. Без изүне бәрхет тукымадан ясарга, аны укалы, ефәк тасмалар, мәрҗәннәр белән бизәргә уйлаштык.