Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

Шигырьләремдә - мин үзем...

"Кунакчыл Түбән Кама"проекты кысаларында,Г. Тукай исемендәге үзәк китапханәнең уку залында Кол Гали исемендәге милли китапханә хезмәткәрләре тарафыннан оештырылган, күренекле шагыйрә,мәртәбәле Г. Тукай,Р.Төхфәтуллин,С.Сөләйманова исемендәге премияләр , күпкырлы талант иясе Клара Булатованың 85 яшьлек юбилее уңаеннан, "Шигырьләремдә - мин үзем..."дип исемләнгән бик җылы, тирән эчтәлекле очрашу булып узды. Очрашуга шул ук исемдәге китап күргәзмәсе оештырылды(Анда куелган язмалар белән чарага килгән һәркем бик теләп танышты)Шагыйрәнең яңа китапларыннан сату оештырылып,аларны тамашачыларга тәкъдим итү дә  оештырылды.

Очрашу шагыйрәнең тормыш, иҗат юлына күзәтү,үзе белән җанлы әңгәмә рәвешендә барды.Әңгәмәгә шагыйрә үзе дә кушылып, өстәмәләр, кызыклы вакыйгалар да өстәп , аның шигырьләренә язылган җырларны күренекле җырчылар: Илһам Хисматуллин, Марат Фәйрушин, Разыя Якупова ,Ләйсия Әхмәтова һ.б башкаруында тыңлап бер тында узды. Шагыйрәне хөрмәтләп очрашуга килгән Түбән Кама керәшен иҗтимагый оешмасы җитәкчелеге,алар каршында эшләп килүче "Сурәкә"ансамбле җырчылары,шагыйрәнең Яңа Кәшер мәктәбендә үзе укыткан укучылары ,"Кама таңнары"әдәби берләшмәсе әдипләре чыгыш ясадылар,чәчәк-күчтәнәч белән күмделәр.Шагыйрәне шәһәр администрациясе исеменнән мәдәният идарәсе җитәкчесе Гүзәл Мөбаракшина сәламләде һәм аңа Рәхмәт хаты тапшырды.Чара барышын НТР компаниясе төшерде һәм шул ук көнне телевизор караучыларга тәкъдим  итте.