Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

“Мөҗәй батыр”

Фронтовик-шагыйрь Хәйретдин Мөҗәйнең тууына 120 ел тулуны билгеләп, уку залында " Мөҗәй батыр" дип исемләнгән китап күргәзмәсе һәм китапларга күзәтү   оештырылды. Кем соң ул, нинди кеше булган сугыш азагында йөзләгән офицерны һәм меңләгән тоткыннарны оештырып, азатлыкка өндәгән шагыйрь һәм гитлерчылар фашизмының киләчәктә тар-мар ителәчәген 1941 елда ук күргән шәхес? Китап укучыларына күргәзмәгә куелган әдәбият аша шагыйрь- патриот турында мәгълүмат бирелде, "Сугыш язмалары" китабыннан сугышчыларның батырлыклары курсәтелгән  шигырьләре укылды. Х.Мөҗәй 1944 елның 4 сентябрендә фашистлар тарафыннан Германиянең Дахау концлагеренда җәзалап үтерелә. Татарстанның халык шагыйре  Илдар Юзеев аның турында язган "Язылмаган поэма" исемле шигъри әсәре укучыларда фашистларның вәхшилегенә нәфрәт уятты.