Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

"Шушы яктан, шушы туфрактан без..."

Татарстанның халык шагыйре, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Клара Булатованың 85 яшьлек юбилее уңаенннан абонемент бүлегендә "Шушы яктан, шушы туфрактан без..." дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Клара апа бүген дә татар шигъриятенең алтын баганасы ул. Китап укучыларыбызны күргәзмәгә куелган әдәбият белән таныштырып, күңелгә хуш килгән шигырьләрен укып, аның сүзләренә язылган җырларны барлап, аңа бәйле истәлекләрне сөйләп шигърият сәгате утте.