"Тукай иленә сәяхәт"
Быел бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 135 ел тула. 26 апрельдә шагыйрь барыбызны янә үз һәйкәле янына җыяр. Ә бүген исә без, Кол Гали исемендәге милли китапханә хезмәткәрләре, шушы урында Тукай дигән серле илгә сәяхәткә кузгалдык. Юлдашларның менә дигәннәрен алдык үзебез белән - 8нче мәктәпнең 4 А сыйныфында белем алучы малай-кызлар, чирек ахыры, контроль эшләр күп дип тормадык, очрашуга канатланып килдек, диләр.
Юлыбызда нинди генә әкият геройлары очрамый. Басмада, алтын тарагын ялтыратып, озын чәчен тарап утыручы Су анасы да, мут күзле, хәйләкәр Шүрәле дә, юлда аунап яткан бүре башы да куркытмады нәни дусларыбызны. Акбай кушаматлы маэмаен өйрәтүче малай, күбәләк белән сөйләшүче бала турындагы шигырьләрне искә төшердек. Китапханәче апаларының Г. Тукай китаплары хакында сөйләвен дә йотлыгып тыңлады балалар.