Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

"Үткәнеңне бел син, кешем!" проекты

Бүген китапханәбездә медицина көллиятенең 2нче курс студентлары өчен "Исемнәрдә - ил тарихы" дип исемләнгән чара узды. Ул "Үткәнеңне бел син, кешем!" проекты кысаларында үткәрелде. Китапханәче Әнисә Дәүләтшина студентларга шәҗәрәләр турында белешмә бирде, күргәзмәгә куелган әдәбиятка күзәтү ясады. Алар арасында Ф. Гарипованың "Авыллар һәм калалар тарихыннан" (1, 2 томнар), Г. Саттаровның "Татар исемнәре ни сөйли?" китаплары аерым урынны алып тора. Соңгы авторның "Атамалар дөньясына сәяхәт" китабы кунакларда аеруча зур кызыксыну уятты.
Чараның икенче өлешендә кызлар шәҗәрәләр төзү остасы Мансур Ганиев эшләре белән танышты.
--