"Татарча диктант ЯЗ"
26 нчы сентябрь көнне Кол Гали исемендәге милли китапханә бөтендөнья "Татарча диктант ЯЗ" акциясендә катнашты. Диктант Г,Тукай исемендәге үзәк китапханәнең уку залында, оффлайн режимда узды. Диктантның тексты өчен Ибраһим Газиның "Сыерчыеклар" әсәреннән өзек алынган иде. Без классик язучыбызның теленең матурлыгына сокландык, сугышның бер көнен тасвирланган бу өзекне тыңлап, алар кичергәнне без дә күңелдән кичереп, дошманнарга нәфрәт белән кайнадык. Диктантның текстында тыныш билгеләре, яңа фикерләр күп булу сәбәпле, хаталар да киткәләде. Шунлыктан, киләчәктә классик язучыларыбызның әсәрләренә ешрак мөрәҗәгать итәргә, китап укучыларга да тәкъдим итәргә, үзебезнең белемнәребезне күтәрергә кирәк дигән фикергә килдек.