Городская библиотека - филиал № 3

Уен-викторина «Безнең күңелләрдә син, Тукай!»

Бар күңеллелек бөтен дөньяда,
Бар бер ямь бүген.
Нәрсәдән бу? - Мин беләм:
Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!
Үзенең милләтен, телен яраткан һәм аның белән горурланган һәр татар кешесе өчен бүген зур бәйрәм. Һәр елны 26 апрель көнне татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп узабыз. Бүген 1 нче гимназиянең 3Б сыйныф укучыларының иртәнге сәгатьләре дә «Туган тел» моңы белән башланып китте. Китап сөюче дусларыбыз белән берлектә бөек шагыйрьнең тууына 133 ел тулу уңаеннан «Безнең күңелләрдә син, Тукай!» исеме астында уен-викторина уздырылды. Әлеге чара аша Тукай иҗатына «Батыр берне, белемле меңне егар», «Зирәклекне тикшерү», «Шигърият бакчасында», «Кем тизрәк?», «Без кайсы әсәрдән», «Серле сандык», «Кызыклы сораулар» кебек тукталышларга сәяхәт кылынды, әсәрләре тагын бер кат искә төшерелде.