Нәүрүз мөбарәкбад! - Әдәби-иҗади студия "Серле сандык"
Яз ул - табигатьнең аңлатып булмастай серле, бөек могҗизасы. Яз барыннан да элек, кышкы озын йокыдан уяну, дөньяга керфек сирпеп багу. Ә табигать уяну белән Нәүрүз бәйрәме килә.
Бүген «Серле сандык»лыларны халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары белән таныштыру максатыннан күп гасырлык тарихы булган бу гүзәл бәйрәмнең тарихы, уздыру тәртибе турында презентация ярдәмендә эчтәлекле сөйләшү алып барылды. Якын дусларыбыз «Нәүрүз» сүзенең фарсы теленнән «Яңа көн» дигән мәгънә белдерүен, аны атна-ун көн бәйрәм итүләре, өйдән өйгә йөреп теләкләр теләп йөрүләр турында белделәр. Шулай ук укучылар тарафыннан язгы табигать турында шигырьләр сөйләнде.
Гадәттәгечә иҗади өлештә кул эшләнмәләре ясау белән мәшгуль булдык.
Менә шулай күңелле итеп Нәүрүз бәйрәмен башлап җибәрдек!