Городская библиотека - филиал № 3

"27 февраль – Халыкара поляр аю көне" – Әдәби-иҗади студия "Серле сандык"

Ә сез белә идегезме? 27 февраль – Халыкара поляр аю көне, яисә Россиядә Ак аю көне буларак билгеләп үтелгәнен. “Серле сандык”ка йөрүче укучыларыбыз белән чираттагы очрашуда нәкъ әлеге темага сөйләшү алып барылды. Арктика хуҗасы турында китаплар, журналлар, презентация аша кызыклы мәгълүматлар алдылар. Ак аюларның кайда һәм күпме яшәве, нәрсә белән туклануы да аларны битараф калдырмады. Бу мәһабәт җәнлекләр төшерелгән сурәтләр, рәсемнәр, балаларның күңеленә аеруча хуш килде. Чара барышында “Умка” мультфильмы күрсәтелде. Һәм инде иҗади өлештә тылсымлы кулларыбыз ак аю ясау белән мәшгуль булдылар.