Городская библиотека - филиал № 3

«Дөньяда иң маур тел - ул минем туган телем» - халыкара туган тел көне

21 нче февраль- һәр милләт, һәр халык өчен бәйрәм көн – Халыкара туган тел көне. Телләрне саклау һәм үстерү максатыннан уздырыла торган әлеге бәйрәм елдан-ел үзенең даирәсен киңәйтә бара. Әлеге уңайдан китапханәбезнең уку залында 18 нче коррекцион мәктәп укучылары  белән берлектә «Дөньяда иң матур тел - ул минем туган телем» исеме астында ике телдә танып белү сәгате уздырылды. Әңгәмә барышында укучылар телнең әһәмияте, кулланылышы, дөньяда тоткан урыны һәм проблемалары турында мәгълүмат алдылар. Чарада “Әйтеп бетер” дигән исем астында мәкальләр, санамышлар әйтелде, шаян сорауларга, табышмакларга җаваплар тыңланды. Йомгаклау өлешендә телебезнең асылы булган “Туган тел” шигыре мультфильм ярдәмендә күрсәтелде.