Городская библиотека - филиал № 3

“Шигъри әкиятләр остасы”

  Китапханәче Шарафутдинова М.Р. тарафыннан Абдулла Алишның 110 еллык юбилее уңаеннан 1 нче гимназиянең 3 Б сыйныфы белән берлектә “Шигъри әкиятләр остасы” исеме астында әдәби сәгать уздырылды. Чара барышында кызыклы һәм тирән мәгънәле әкиятләр язган, балаларның якын дусты булган А.Алишның тормыш юлы, иҗаты турында яшь үзенчәлекләренә туры китереп слайдлар ярдәмендә мәгълүматлар бирелде. Сайлап алып әкиятләре укылды, танышылды һәм әңгәмә алып барылды.