Городская библиотека - филиал № 3

«Мин яратам сине Түбән Кама» - шигьри минутлар

Быел шәһәребез 60 еллык юбилеен билгеләп үтә.

Түбән Кама җире-индустриаль үзәк кенә түгел, ә күренекле шагыйрьләр, прозаиклар һәм драматурглар плеядасын үстергән чын әдәби учак та ул. 

Шагыйрьләр Түбән Камага лирик юллар багышлыйлар, аның матурлыгын, Кама буендагы табигать тирәлеген, киң проспектларны һәм ачык йөзле кешеләрне данлыйлар.

Шәһәр юбилеена китапханәдә Түбән Кама язучылары һәм шагыйрьләре китаплары белән китап күргәзмәсе оештырылган. Күргәзмәдә татар һәм рус телләрендәге китаплар тәкъдим ителде.

Укучыларыбыз өчен җирле шагыйрьләрнең әсәрләренә күзәтү һәм әдәби минутлар үткәрелде.