«Туган тел,син нинди матур!» - әдәбият сәгате
21 февраль - Халыкара туган тел көне.
9 нчы мәктәпнең 5-6 нчы сыйныф укучылары өчен «Туган тел,син нинди матур!», әдәбият сәгате үткәрелде.
Дәрестә балалар дөньяда телләрнең күптөрлелеге, туган телнең халыкның холкы, аның хәтере, тарихы, рухи куәте булуы турында белделәр.
Тел – ул төрле кешеләр арасында аралашу өчен корал гына түгел, туган телнең кеше тормышында әһәмияте күпкә тирәнрәк һәм мөһимрәк.
Китапханәчеләр укучыларга республикабызның дәүләт теле буларак рус һәм татар телләренең бөеклеге һәм байлыгы, аларның чисталыгын саклау зарурлыгы, кешенең сөйләме аның үсеш дәрәҗәсен чагылдыруы турында сөйләделәр. Чара төрле биремнәрдән, уеннардан, конкурслардан торды һәм ике телдә үткәрелде.