«Муса Җәлил - герой шагыйрь»
Бөек татар шагыйре Муса Җәлилнең 120 еллыгына, 19 нчы балалар бакчасының өлкән төркеме тәрбияләнүчеләре өчен «Муса Җәлил - герой шагыйрь» дигән чара үткәрелде. Китапханәче балаларны Муса Җәлилнең биографиясе һәм иҗаты белән таныштырды.
Мәктәпкәчә яшьтәге балалар шагыйрьнең катлаулы балачак һәм яшүсмер еллары, әдәби эшчәнлеге турында белделәр, Бөек Ватан сугышы елларындагы тормышның героик битләре белән таныштылар.