«Батырлыкка әйләнгән тормыш» - патриот сәгате
15 нче февраль халкыбызның горурлыгы - каһарман шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне.
Ватаныбызның батыр һәм тугры солдатының исеме безнең илдә генә түгел, бар дөньяда билгеле.
Аның "Моабит дәфтәрләре"н тетрәнми укып булмый. Фашист коллыгына эләккәч тә рух ныклыгын саклап кала алган, дошманга каршы көрәшен дәвам иткән Җәлилнең якты исеме халык хәтерендә яши.